ЧУТ I и. рус 1. 1) Дүртпочмаклы кыса эчендәге таякчыкларга шуып йөри торган түгәрәк төймәләр тезелгән гади исәп-хисап әсбабы: русчасы: счёты. Хисапчы, борыны белән калын гроссбухларга төртелеп, чырт та чырт чутын сала башлады. А.Гыйләҗев. Беренче колхоз хисапчысының чуты да, хәтта калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан «Феликс» машинкасы да аңарда. А.Тимергалин 2) сөйл. Исәп, сан. Юл фаҗигаларының чутын алып бетерешле түгел бит. А.Хәсәнов 3) Берәр уртак сыйфаты белән бердәй буларак кабул ителә торган төркем. Коңгырт кара күзле, энҗе шикелле ап-ак, тип-тигез тешле, итләчрәк кенә алсу иренле, куе кара кашлы, елмайган чагында ничектер эчтән балкып китә торган мөлаем йөзле ул кызны ничек итеп ямьсезләр чутына кертмәк кирәк?! В.Нуруллин. Ә Казанда анда әллә нинди ханым-туташлар бар, безнең хатыннар чуты гына түгел. Р.Зәйдулла 4) Рәт, чама, хәл, түземлек. Крестьянның яшәр чуты калмаган, әллә кая китеп олага идем, шул председательнең күзенә кадалган кылчык булыйм дип кенә монда ятам. А.Гыйләҗев 2. хәб. функ. Тиң, бер үк дәрәҗәдәге. Кем булсам да, сиңа чут түгел. И.Гази ◊ Чутка алу Санлау. Без кешеләребезнең шушы якка хас табигатен, элек-электән тамыр җибәргән традиция-гадәтләрен чутка алмый башлаганбыз А.Вергазов. Чутка салу 1) Исәпкә алу, санау. Шулай булгач, нишләп әле мин дүрт аяклы малны чутка салып торыйм? В.Имамов; 2) к. чутка алу. Чутка тыгу к. чутка алу. Патша барында безнең крестьяннарны чутка тыкмый йөргән бер кеше хәзер үзгәргән. X.Кәрим. Чуттан төшү Санга сугылмый башлау. Билгеле инде, өлкән һәм урта буын да чуттан төшмәгән. А.Әхмәдуллин. Чуттан чыгарып ташлау Кем яки нәрсә белән дә булса санашмый башлау, игътибарсыз калдыру. Шуңа күрә, бары тик атамадан чыгып кына, тәнкыйди реализм әдәбиятындагы уңайны раслау принцибын чуттан чыгарып ташлау дөрес булмас. А.Әхмәдуллин. Чутта булмау Санланмау; дәрәҗәсе булмау. Үзегез беләсез, бездә кеше чутта түгел. А.Хәмзин. Чут түгел 1) «Берни дә түгел, мәшәкать тудырмый» мәгънәсендә. Үзе әйтмешли, бу аңа чут та түгел. А.Тимергалин; 2) «Дәрәҗәсе юк, әллә ни саналмый» мәгънәсендә. Катык безнең авылда чут түгел. М.Мәһдиев. Чуты юк Бихисап, бик күп. Линиягә чыгып булмый, район үзәге белән миннән башка да сөйләшүчеләрнең чуты юк. А.Хәсәнов |