ЧУРТАН и. Чуртанчалар семьялыгыннан төче суда яшәүче яссы башлы, озынча гәүдәле, үрдәк борынлы ерткыч балык. Кытыршы тәңкәле алабугаларны, кызылканатларны, ап-ак итле кушбашларны, хәтта беләк буе чуртаннарны да ярга тартып чыгарган чаклар күп булды. А.Хәсәнов. Чуртаннарның бер тәүлек җир өстендә ятканнан соң да тере булуларын күргәнем бар, әмма җәеннәр белән очрашкан юк иде әле. В.Гали

Чуртан кушуы буенча Көч куймыйча, үзеннән-үзе. Бәлкем, суны шуннан гына алырбыз: Газинур соравы, чуртан кушуы буенча, ә? Г.Әпсәләмов. Малай йокы сүткән арада, чуртан кушуы буенча, тирмәгә заманча ванна һәм душ белән җиһазланган гигиена бүлмәсе тоташтырып куйганнар иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә