ЧУРТ и. рус. гади с. 1. 1) Начар дип бәяләнгән кем яки нәрсә. Әллә грипп – чурт инде ниндидер... Г.Акбар 2) Теләсә нәрсә, теләсә кем; әллә кемнәр. Вообщем, разный чуртлар, мур кыргырлары, Абвер ялчыларының эте-бете. Г.Әпсәләмов. Нәҗипнең эче җылынып китте, армиягә алмасыннар гына, тайпылыш түгел, чурт булсын аңа! А.Гыйләҗев. Шул авылдан качкан теге Исмай Камилләре, Саҗидә Рәшитләре, Хисами малайлары, тагын әллә нинди чуртлар хисабына. В.Имамов 2. ы. мәгъ. Тискәре мөнәсәбәтне белдерү өчен кулланыла. [Тиз генә өстәл янына килә дә полоскательныйны алып кия. Аны ыргытып бәрә дә:] Тфү, чурт! Г.Камал ◊ Чурт белгән к. чурт белсен. Чурт белгән монда, буталышып беттегез инде! А.Гыйләҗев. Чурт белсен «Беркем дә белми» мәгънәсендә кулланыла. Сезнең жен телегезне чурт белсенмени! Г.Камал. Ниндидер актымы инде шунда, гаризамы – аны чуртым белсен. В.Имамов. Чуртка да Беркемгә дә. Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. В.Нуруллин. Чурт кушканмы «Кем әйткән, нигә эшләдегез» мәгънәсендә кулланыла. Сезгә чурт кушканмыни! Г.Камал. Чурт та Берни дә. Әмма аның отряды да, чурты да юк. А.Хәсәнов. Мәхәббәт булмаса, матурлык та, чуртым да юк! Р.Вәлиев. Чурты да, мурты да Барысы да. Син яшь әле, мәхәббәте дә, чурты да, мурты да булыр. Г.Каюмов |