ЧУРЛА’У ф. сөйл. 1) Чылтырау. Авыл урамнарыннан чурлап гөрләвек ага, тополь башларында томшыкларын суыра-суыра сыерчыклар сайрый иде. М.Мәһдиев. Аста, әкрен генә чурлап, салкын су ага. Ф.Абдуллин // Чөмәкләре булган предметларда су кайнап, сызгырып тавышланып алу. Су краны ватылган, кайнар су, самавыр борыныннан аккандай, көчкә-көчкә чурлап маташа. Р.Мулланурова 2) Эчәклектә үзенә бертөрле тавыш барлыкка килү; эч кычкыру. Карыны ачты малайның, эче чурлады. А.Гыйләҗев 3) Бакалар, чикерткәләр сайрау. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала... М.Мәһдиев. Тирә-якта чикерткәләр ярыша, буада бакалар чурлый. Р.Батулла Чурлап тору Даими чурлау; әле, хәзер чурлау. Кыз белән бергә Әлфия дә кызарынды, эче чурлап тора иде, ашыйсы килүе дә онытылды. Ә.Галиев. Инде хәзер, көне буе эчең чурлап торганда, каян табарга ул бәрәңгеләрне? Т.Нурмөхәммәтов Чурлый башлау Чурларга тотыну. Бу мәхшәр Альфредны да үзенә суырып алды, куркудан аның авызы кипте, эче чурлый башлады. Ф.Садриев |