ЧУРА и. 1) иск. Әсирлеккә төшеп кол ителгән кеше. Олугымбикә, китмә коллыкка, мин чураның хәлен беләм, Сафагәрәй хан коткармаган булса, мин коллыкта инде күптән черегән булыр идем, коллар озак яшәми. М.Хуҗин. Аннары торды да ишекле-түрле йөренергә кереште, ахыр чурасына кымыз һәм ризык китерергә кушты ---. М.Хәбибуллин

2) тар. Урта гасырларда ханнарның сәяси вассалы, аерым гаскәр башлыгы. Болгар-йортта чуралар, биләр барысы да кам Аштабарга ышаналар. А.Гадел

3) XVII–XVIII гасырларда әсирлеккә төшеп крепостной ителгән кеше. Йомышлы татарлар пленга төшкән кыргыз-кайсак, калмыкларны алып кайтып, үз хуҗалыкларында чура [крепостной] итеп җиргә утырта торган булганнар. С.Алишев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә