ЧУПЫРДА’У ф. 1) Су акканда, суда берәр нәрсә хәрәкәт иткәндә, сулы җир өстеннән барганда һ.б.ш. очракларда яңгыравык тавыш барлыкка китерү. Аяк астында су чупырдады, алдан гайрәт белән юл күрсәтеп Мөнир бара, аңа Халисәсе тагылган. А.Гыйләҗев

2) Артык озак су керү, су белән маташу. Суда сәгатьләр буена үрдәк булып чупырдый бу, әй! А.Хәсәнов

3) Йөзә белмичә йөзәргә тырышу. Ахияр абый, мин бит йөзә белмим, яр кырыенда гына чупырдыйм инде шунда. Г.Галиева

Чупырдап алу к. чупырдап кую . Аннары су бер чупырдап ала, бераздан чәчләрне йоткан түгәрәк дулкыннар да тына, тынычлана... А.Тимергалин

Чупырдап кую Бер тапкыр чупырдау. --- буадагы маймычның чупырдап куюы да аңа бик күп нәрсә аңлата иде. Р.Вәлиев. --- шул сихри тынлыкны бозарга курыккандай, чикерткәләр дә сайравыннан туктап калган: бары тик ара-тирә елгада зур балыклар йокы аралаш чупырдап куя ---. Р.Мирхәйдәров

Чупырдый башлау Чупырдарга тотыну. Бераздан аяк асты чупырдый башлады – су! Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә