ЧУПЫЛДА’У ф. Берәр тәэсир нәтиҗәсендә су чайкалып, дулкынланып, үзенә бертөрле тавыш барлыкка китерү. Сазлыкларга кергәндә, аяк астында җылы су чупылдый. Г.Әпсәләмов. Чирәм араларында вак дулкыннар ясап чупылдаган су аның тәпиләрен кызыктырып кытыклады. А.Гыйләҗев. Аннаның кашыгы чупылдап шулпага төште. М.Маликова

Чупылдап кую Бер тапкыр чупылдау. Аның кесәсендәге шешә чупылдап куйды. Р.Вәлиев

Чупылдап тору Әледән-әле чупылдау; әле, хәзер чупылдау

Чупылдап утыру сөйл. к. чупылдап тору. Элек тулы суына киерелеп, искән җилгә чупылдап утырган яр буйларында тузан өермәсе йөри. М.Мәһдиев

Чупылдый башлау Чупылдарга тотыну. Ләкин, көтмәгәндә, яр ягыннан су чупылдый башлады, камыш сабаклары кыштырдады. В.Имамов. Салкын кышлар үтеп, табигатьтә яз галәмәтләре сизелеп, беренче тамчылар чупылдый башлаган көннәрнең берсендә, Вәлиулланың әтисе Кәбир карт янына кордашы Галиәкбәр абзый килеп керә. Р.Низами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә