ЧУПЫЛДАТУ ф. 1) Үпкәндә, бала имгәндә һ.б.ш. очракларда яңгыравык тавыш барлыкка китерү. Бит уртасыннан чупылдатып үбеп аласым килә. Г.Әдһәмова. Сабый, авызындагы имезлекне чупылдатып, тәмләп йоклап ята. А.Әхмәтгалиева

2) Ишкәкне суга бәреп алганда һ.б.ш. очракларда яңгыравык тавыш барлыкка китерү. Суны чупылдатмыйча, чәчрәтмичә генә ишеп, ишкәкне кабыргасы белән суга төшерү һәм судан чыгару осталыгына өйрәнергә кирәк икән. А.Тимергалин. Күпме тылсым сыйган балыкларның Суны чупылдаткан тавышына. Р.Низамиев

Чупылдатып алу Бераз чупылдату. Гали абзый, бармагын баланың нәни ияк астына куеп, иренен чупылдатып алды. Г.Әпсәләмов. Ул иренен чупылдатып алды. Р.Галиуллин

Чупылдатып кую Бер тапкыр чупылдату. Бала авызын чупылдатып куйды. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә