ЧУМЫРУ ф. 1) Сыеклык эченә батырып алу; чумдыру. Ишкәк башларын суга чумырып бер киерелгәч, ялыккан, тик торып арыган беләк мускуллары, бөтен тәне буенча күңелле бер рәхәтлек йөгергәч, юк-бар нәрсә онытылып, артта – яр читендә торып калды. Н.Фәттах 2) сөйл. Су яки башка сыеклыкка ташлап, салып батыру. [Егет] әрҗә эченә авыр бер таш салып, аны су төбенә чумырган, озын бауның бер очын үзендә калдырган. Г.Гали 3) Сыек яки сибелүчән әйберне күп итеп сосып алу. Казан янына килүчеләргә, олы чүмеч белән чумырып, итле аш салып бирәләр. Ф.Яруллин. Су бик сай иде, чиләк белән чумырып булмый. Х.Камалов. Чиләктән чынаяк белән су чумырды. М.Маликова 4) күч. Нәрсәне дә булса бик күп итеп алу; күпләп үзләштерү. Складтан мул гына тегесен-монысын чумырган идек, капчык авызын киң чиштем. Х.Камалов 5) күч. Күп итеп, кирәгеннән артыгын куллану. Кайсыдыр бер елны Салих абый ухага тоз чумырган икән – ашамаслык булып, яңадан пешергәннәр икән. З.Зәйнуллин 6) күч. Нәрсәне дә булса мул бирү; нәрсәгә дә булса тиендерү. Әмма табигать гайрәт биргәнгә, акылны артык чумырмаган, акыллыга – көч-куәтне. Ф.Яруллин. Ул, язарына азыкны хәзерге чынбарлыктан чумырып алса да, төп игътибарын лиризм, моң ярдәмендә кеше кичерешләрен ачуга юнәлтә. Т.Галиуллин Чумыра башлау Чумырырга тотыну. [Мамлиев:] Минем киткәнне генә көтеп торган кебек, кайсы кайдан чумыра да башлаганнар. X.Сарьян Чумырып калу Чумырырга өлгерү. [Бәдри:] Урыны килгәндә чумырыбрак калырга кирәк. Бер эләктерсәң, шушы туй аркасында эләктереп каласың аны. М.Фәйзи. Ә бераздан инде, кулга үзе килеп кергән байлыкны кем күбрәк чумырып калганлыгын белер өчен, бакчачылар бер-берләренә визит ясый башладылар. Ф.Яруллин |