ЧУМУ ф. 1) Баштан кадәр суга күмелү. Чокыр тулгач, шул күлдә тәннәребез күгәргәнче коенабыз, чумабыз, куышып уйныйбыз. А.Хәлим. Маска киеп, авызга көпшә кабып чумарга өйрәнсәң шәп инде, әлбәттә. А.Тимергалин

2) Әйберләр сыеклыкка, йомшак әйбергә бөтенләй кереп күмелү. Шулай да причал белән орынышкан мизгелдә бөтен пароход тетрәнеп, шыгырдап, җан ияседәй ыңгырашып куя, һәм аның бер дә кирәксезгә чыгырдан ычкынган авыр якоре суга чума. А.Тимергалин

3) Бату. Ә мин, теземнән туфракка чумып, әбиләр бакчасында бәрәңге өям. А.Гыйләҗев. Быел кар тирән, бот төбеннән карга чумып, кармаланып, хәтта йөзеп барырга туры килә. Г.Гыйльманов

4) Аска, төпкә төшеп китү. Без, шунда ук кире чокырга чумып, бар көчебезгә килгән якка йөгермәбезме... М.Яһудин

5) Элеккегедән эчкәрәк батып китү, тирәнрәк урнашу. Чалкан яткан Сабираттәйнең ияге очлайган, күзләре төпкә чумган, чырае танымаслык булып үзгәргән иде. А.Гыйләҗев

6) Берәр йомшак нәрсәгә күмелү; баштанаяк каплану, сеңү. Шуның түрендә матур, бай мехларга чумып, графинялар кебек башын арткарак салып утырган... Г.Ибраһимов. Элеккечә хәрәкәтсез булып, авылга кайткач балкыбрак киткән, әмма моңсулыгын югалтмаган күз алмаларын як-якка тәгәрәтеп, әнкәсенең йомшак түшәгенә чумып ята бирде. Г.Гыйльманов. Мин үзем яттым чананың өстенә, тунга чумып ---. Б.Мирзанов

7) сөйл. Биектән егылып төшү. Таңга кадәр шкаф артында басып торган да, хуҗа иртә белән тамбурга тәмәке тартырга чыккач, турая алмыйча, куркуыннан дүртенче кат балконыннан чумып, бот сөяген сындырган. З.Мәхмүди

8) сөйл. Берәр кая тиз генә кереп качу, кереп югалу. --- көнбагышлар эченә кереп чумам да ул узып китмичә аннан чыкмыйм. А.Вергазов. Алевтина Петровна шундук аш-су бүлмәсенә чумды ---. А.Хәлим

9) күч. Берәр уй-фикергә бирелү, уйга бату. Әллә нинди берсеннән-берсе матур фикерләргә чума идем. Г.Исхакый. Уйларына чумып, тау итәгендәге алачыкка килеп җитүен дә искәрмәгән икән. А.Әхмәтгалиева // Берәр хискә талу. Барысы, үз хәсрәтенә чумып, аның җырын тыңлый. Г.Әпсәләмов. Бөтен авыл мәет чыккан йорт кебек кайгыга чумды. Г.Бәширов

10) күч. Бик нык бирелеп эшләү, берәр нәрсә белән мавыгып шөгыльләнү. Дәртләнеп эшкә чумасың, ул гына да әз, тагын ныграк чумарга, үзеңне җиңәргә кирәк. А.Алиш. Баш-аягы белән компьютерга кереп чумган иде ул. А.Гыймадиев // Бик күп эшләү. Әйе, син хәзер миннән башка эшкә чумып яшим димәкче буласың. Г.Каюмов. Икесе дә, китапларга чумып, үткән теманы кабатларга тырышсалар да, башларына берни кермәде. И.Диндаров

11) күч. Нәрсә белән дә булса каплап, чолгап алыну, күмелү, өртелү. Бакча башыннан шау чәчәккә чумган юкәлек башлана. Р. Мөхәммәдиев. Тау артына күчәргә җыенган кояш нурларында аның сырты, кызгылт төскә чумып, елык-елык килә. А.Хәсәнов

12) күч. Шатлыкка, бәхеткә һ.б.ш. ия булу. Һәрнәрсә аның чиге булмаган матурлыгына, моңына баш ия, барлык җирен аның гүзәллеге чолгый да, йомшак кына, яшерен генә, тын гына булган шатлыкка, бәхеткә чума. Г.Ибраһимов. Иркәләшеп, назга чумып яшик, Балкыганда гомер көзебез. В.Галиев

13) күч. Бик зур байлыкка, муллыкка ия булу. Ә теге туймас күз хатыны кыйммәтле туннар ала, алтынга чума, яшь бер спортсмен белән типтерә башлый. Р.Батулла. Малга, алтынга, татлы ризыкка күнеккән, муллыкка чумып яшәгән ыру кайчан да булса бер җиңелә ул. З.Хәким

14) күч. Матди яктан авыр хәлгә төшү. Тегеләй итте, болай әйләндерде, саклык кассасында хатыныннан яшереп тоткан акчасын (күпме алып кайтсаң да, юкка-барга туздырып бетерә) алды, бурычка чумды. Т.Галиуллин. Шул бер баруыңда баеп яисә тәмам бөлеп, кабалага чумып кайтуың бар. А.Хәсәнов

Чума бару Торган саен чуму. Икенче минутта ул, онытылып, каядыр йомшак мамык эченә чума барган кебек булды. Х.Камалов. --- гөнаһка көннән көн тирәнрәк суырыла, чума баруын да аңлый ---. В.Имамов

Чума башлау Чумарга тотыну. Яр буенда черки сагалап утырган ахмак бакалар, аннан куркып, чулт та чулт суга чума башлыйлар. А.Гыйләҗев. Соңгы арада шулай бик еш хыялга чума башлады әле ул. Р.Вәлиев

Чума бирү Бераз чуму. – Фу, Вәли, син икәнсең, танымый торам!.. – дип, тиз атлап, өстәл буендагы зур тирән креслога чума биреп утырды. Г.Ибраһимов

Чума төшү Бераз чуму, тагын да чуму. Госманның ярым караңгы кабинетында, тирән креслога чума төшеп, үзенең зур трубкасын кабып, Булатов утыра. Г.Ибраһимов. Укытучысы килүгә куанса да, каушавыннан, оялуыннан Рахман шундук юрган астына чума төште. Н.Әхмәдиев

Чумып алу Тиз генә чуму. – Әйдә, чумып кына алыйк, диде кызларның берсе. Г.Гомәр. Абынып, карга чумып та алды. М.Садыйков

Чумып бару Акрынлап чуму. Ләззәтле уйларга чумып барган бер мәлдә ул ниндидер безелдәгән тавыш ишетте. К.Тәхау. Караңгылыкка чумып барган Берлинның таш урамнарыннан юеш кара плащ кигән – һаман яңгыр ява иде – бер хәрби кеше бара. Г.Әпсәләмов

Чумып бетү Бик нык чуму. Тубыктан да, тездән дә суга чумып беттек. А.Хәсәнов

Чумып йөрү Озак вакытлар чумган хәлдә булу. Җәйге каникулда эшкә чумып йөрү күңеленә бик үк ятмаса да, Мортазин аны-моны сиздермәде. В.Имамов

Чумып калу Берәр вакыйгадан соң чумган хәлдә булу. Бачман Сүбүдәйне җиңеп озатса да, Болгар иле, мәет озаткан йорт шикелле, шомга чумып калды. В.Имамов

Чумып китү Кинәт чуму. Утырыйм дисәң, алар [креслолар] эченә чумып китәсең. А.Хәсәнов. Әнә бит стенадагы тишекләр урынында якты тәрәзәләр, сәкеләре дә йомшак, утырсаң – чумып китәсең, бүкәннәре дә, бәрән кебек, дүрт аяклы, менә-менә сикергәләп йөгереп китәр төсле... Г.Гыйльманов

Чумып кую Көтмәгәндә чуму. Тик ара-тирә кармак очына дүрт канатлы энә карагы килеп куна, яки су уртасында берәр балык сыртын елтыратып чумып куя. Ә.Еники. – Башкаларга кое казыма, үзең чумып куймагаең, – дип әйтергә генә. А.Хәсәнов

Чумып тору Әле, хәзер чумган булу. Зифа бик озак вакыт буена уйга чумып торды. В.Имамов. Торасың син чумып кайгыга, Сөялгәнсең ялгыз каенга. В.Хәйдәрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә