ЧУМИ’ЗА и. кыт. Кыяклылар семьялыгыннан бөртекләреннән он, ярма әзерләнә һәм үзе терлек азыгы итеп кулланыла торган үсемлек; кытай тарысы. Яз көне тагын безгә чумиза чәчәргә куштылар. Т.Гыйззәт. Ә мин хәзер бүрткән чумизаны Коймактан да тәмле дип беләм. Ф.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә