ЧУМДЫРУ ф. 1) Нинди дә булса сыеклыкка яки сибелүчән, йомшак нәрсәгә батыру. Искәндәр аның кулын артка каерып китерде дә башын карга чумдырды. Р.Вәлиев. Егет ачу-ярсуыннан кайнар казанга чумдырган кысла сыман кызарынып чыкты. В.Имамов. Үзе бер хәл, ул балалар бакчасындагы сабыйларны да һәр иртәне салкын суга чумдырганнарын белә, кызын кызгана иде. М.Маликова

2) Баштанаяк, тулысынча күмү; батыру; буяу. Сүбүдәй аны салкын тиргә чумдырырлык коткы уйлап тапты. В.Имамов. Ә без һаман, туган җиребезне мазутка чумдырып, нефть чыгарабыз, бабаларыбыз күмелгән каберләрне күчереп, КамАЗлар, ТатАЭСлар корабыз. Р.Вәлиев. Шул арада өченче көз табигатьне сарылыгына чумдырды. А.Нәҗми

3) сөйл. Төшереп җибәрү, салу, эчкәрәк, аскарак тыгу. Әнил телефонын сумкасына чумдырды да Кәримәгә карап күз кысып куйды. З.Хөснияр. Икешәр капчык арыш тутырдык та арба төбенә чумдырдык, өстенә салам салдык. Р.Газиз. Ике коймакны бөтереп авызга чумдырдым. Л.Лерон

4) Кемгә дә булса нәрсәнедер бик күп итеп, мул итеп бирү, тәэмин итү. --- әгәр ул минем хатыным булса, мин аны башыннан аягына кадәр алтын-көмешкә чумдырыр идем, гомер буена киендереп, ясандырып, бик рәхәт итеп тотар идем. Г.Камал

5) Берәр хәлгә дучар итү. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Г.Исхакый. Атларыбызны тышаулап, йөгәннәрен салдырып, шул иркенлеккә чумдырабыз. К.Миңлебаев. Син, Аяз, Мәһдине тоташ мәдхиягә чумдырып аздырма. Т.Галиуллин

Чумдыра бару Булган берсен чумдыру. Туфан абый бүтәннәрнең игътибарына күчә, аларның да күңелләрен аптырашка чумдыра бара. Ф.Яхин

Чумдыра башлау Чумдырырга тотыну. Бераздан ул инде кулларын терсәкләренә кадәр, аннан соң иңбашына кадәр чумдыра башлады. Ф.Абдуллин

Чумдырып алу Тиз генә чумдыру. Ул сары буяуга башын чумдырып алган пумала очы сыман сап-сары иде. А.Хәлим. Берсенең шулай дип әйтүе булды, икенчесе, кулына күз ияргәнче, Гөләшне яннарындагы сулы кисмәккә чумдырып та алды... Г.Гыйльманов

Чумдырып бетерү Баштанаяк чумдыру. Кар белән батырып, чумдырып бетерде, чукынчык! Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә