ЧУМГАЛАК и. зоол. Үрдәкчәләр семьялыгыннан зур башлы, кыска муенлы, азыкны суга чумып таба торган үрдәк; русчасы: нырок. Колакларым, очып барган чумгалаклар көтүе чыгарган кебек, гүләү белән тулды, ә юл буендагы агачлар тоташ соры чаршау булып кушылды. Казан утлары. Соңгы елларда кряква дигән кыргый үрдәк калгаласа, хәзер чумгалак дигәне һәм тагын башка бер төре дә бездә кышлый башлады. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә