ЧУМАРА и. гади с. 1) Алдаулы яки законлы булмаган юл белән алынган табыш; җиңел юл белән килгән файда. Сәнгать өлкәсендә, театрда чумара да, коррупция дә, малтабарлык та була алмый. Р.Вәлиев. Борчылма, әнә Сәлимә белән генә танышып ал, сиңа да чумара көрәргә туры килер. Д.Салихов

2) Өстәмә эш. Өстәвенә, урманга чумарага баргач, авыр агач күтәреп, эчне авырттырдым. Н.Хәсәнов

3) Ришвәт . Безнең илдә гадәт шундый: Эшең барса мактыйлар. Чумара да бирә белсәң... Бәйләнмиләр, мактыйлар. И.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә