ЧУМАР и. 1) Кайнап торган шулпага, сөткә төче камырдан өзеп-өзеп салып пешерелә торган кисәкләрдән гыйбарәт ризык. [Бәдри:] Балалар да ач, кичә дә аз гына чумар уып ашаткан идем. М.Гафури. Чумар быкыр-быкыр кайнап утырсын иде, тәмле исләр чыгарып... А.Гыйләҗев

2) Шундый камыр кисәкләре салып пешерелгән аш. Ике көн рәттән токмач та кашык чумары! А.Гыйләҗев. – Бүген төшке ашка чумар пешереп ашатканнар, – дип елмайды Илсөяр. А.Фәләх

Чумар белән сыйлау Килгән кешене кунак итмәү, сыйламау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә