ЧУМАН и. 1) Чанага куеп тирес, кибәк һ.б.ш. ташу өчен, талчыбыктан үрелгән зур кәрзин. Ничә чуман бәрәңге генә бушатканбыздыр бүген, корыда эш итик дип азапланган көн, алар, бер әтрәт айгыр күк кызлар, өйдә бурсып яталар!.. А.Гыйләҗев. Габделхәй абзый кияве бүләк иткән коңгырт әтәчне тавыкларыннан аерып, мунча өйалдында чуман астында өч көн рәттән ач тотты. Р.Батулла 2) Тарантасның утыру өчен чыбыктан үреп ясалган әрҗәсе. Ярый ла икенче шешә аракыны, тарантас башын өстәл итеп, чуманга утырып эчте, югыйсә урманда аунап калган булыр иде. М.Хуҗин |