ЧУ’ЛТ-ЧУЛТ иярт. Артык зур булмаган авыр нәрсәләр суга төшеп киткәндә, эре тамчы тамып-тамып алганда, балык сикереп-сикереп алганда, үбешкәндә һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Әллә шунда малайлар чулт-чулт сикереп төшеп йөзәләр идеме, әллә ана каз, канатларын суга тиереп, яртылай очып, яртылай йөзеп читләрне куганда аларны югалта идеме? Г.Исхакый. Айрат белән чулт-чулт үбешәсез бит. Ф.Яруллин. Ярдагы таллыкта әллә ниткән кошлар үзәкне өзә, чулт-чулт балыклар чума, черкиләр безелди. Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә