ЧУЛТ иярт. 1. Берәр артык зур булмаган авыр нәрсә суга төшкәндә, балык сикереп алганда, үбеп алганда һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән тавышны белдерә. Яр буенда черки сагалап утырган ахмак бакалар, аннан куркып, чулт та чулт суга чума башлыйлар. А.Гыйләҗев 2. хәб. функ. Берәр нәрсә суга яисә савыт эченә килеп төшү. Итен кимерәм-кимерәм дә, сөяген чулт – кәстрүлгә. З.Фәтхетдинов. Абзагыз теге сасы чанга чулт, бөтен өстәге киемнәр белән... З.Зәйнуллин |