ЧУЛАК с. 1. 1) Бер кулы булмаган яки имгәнгән. Сөйләмә инде, алма төсле кызыны бер чулак муллага бирмәсә ярамый идемени? Г.Исхакый. Чулак һәм гәүдәгә кечкенә булса да, ир кеше ич әле ул, немецлар килеп керә калса, ирек бирмәс... В.Нуруллин

2) сөйл. Кыска. Кызыл төймәле әдрәс бишмәтен һәм чулак җиңле бикасап кәзәкиен салып, туны өстенә куйды. М.Галәү

2. и. мәгъ. Бер кулы булмаган яки имгәнгән кеше. Хәерчеләрнең икенче нәүгысе – аксак, сукыр вә чулаклар килә башлады. Г.Ибраһимов. Байтак юл үттең, меңәрләгән кешеләрне күрдең. Арада чулаклары күп очрадымы соң? В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә