ЧУКЫР I и. зоол. Тау чыпчыклары семьялыгыннан кәкре томшыклы зур булмаган урман кошы; русчасы: клёст. Үтеп барышлый, алар янына чукыр да килеп кунды. К.Тәхау. Әнә наратлар арасыннан кәкре коңгырт томшыклы, яшел төймә күзле, җирән түшле чукыр очып чыкты. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә