ЧУКЫНЧЫК и. 1. 1) сөйл. Башка диннән христиан диненә күчкән кеше. Ул, урыс башы белән, мөселман көйләрен ничек белә икән? Әллә чукынчыкмы икән? Г.Ибраһимов 2) күч. гади с. Тиргәү, шелтәләү яисә шаярту сүзе буларак кулланыла. Шул зимагур гына чәлдереп чыккан икесен, вәт чукынчык! В.Имамов. Туктале, кайдадыр күргәнем бар кебек бу чукынчыкны... Л.Лерон. Чибәр, чукынчык! А.Гыймадиев 2. с мәгъ. Башка диннән христиан диненә күчкән. Мәхәллә имамы Садыйк мулла исә һәммә кешедән артык курыккан: бу түрә башка берничә мулланың арт сабагын укыткан булганга, иттифакый уларак, күптән түгел бер чукынчык татарга кабат исламга кайту хакында юл күрсәткәнгә, шул мәсьәләне тикшерү өчен килмәдеме икән дип, йөрәге тәмам урыныннан кузгалган вә йөзе агарган иде. Г.Ибраһимов |