ЧУКЫНУ ф. 1. 1) Чумылдыру йоласын үтәп, христиан динен кабул итү. Византия йогынтысында алар да чукына. Т.Әйди. Я хәзер үк чукынасың да христианлыкка күчәсең, я, корабтан төшеп тә тормыйча, кире борылабыз! В.Имамов

2) Уң кул хәрәкәте белән христиан диненең символы – тәре билгесен ясау. Менә ул кат-кат тырышып чукынды да түшәгенә ятты. В.Имамов. Саша да әти-әнисенең кабере өстендә чукынып баш ия. З.Кадыйрова

3) сөйл. Христианнарда гыйбадәт кылу. Яшь чагында Марфасы белән икәү чиркәүдә чукынганнарын үз күзләрем белән күрә идем. Н.Гыйматдинова

4) күч. сөйл. Баш ию, табыну. [Хәким:] Гомерем буе акчага чукындым. Г.Каюмов. Шул укуыңа чукынып гомерең үткәндер... Г.Гыйльманов

5) күч. гади с. Бетү, юкка чыгу; дөмегү. Давыд кул селекте, чукынсын ла, кырык биш булмагае, йөз дә биш булсын, баласы, миңа дисә, ун булсын, безгә әһәмият анда түгел. Г.Ибраһимов. Берәү булса, кайнанасының мондый тилелеген күреп: «Чукын шунда, карт тәре!» – дип шатланыр гына иде. З.Хөснияр // Әрәм булу. Мөҗидә, Мөҗидә, аяк чал, аяк чал Гимадиягә, түгелсен, чукынсын сөте! А.Хәмзин

6) күч. гади с. Эш бозылу, кире китү, барып чыкмау. Язгы урамны күрдем дә Йөрәк тагын чукынды. И.Сабиров // Үзәккә үтү, меңгә төрләнеп алҗыту. – Чистый чукынды бу дөнья, муллаңны силсәвиткә чакыртасы! диде ул, ярсып. В.Имамов

2. ы. функ. гади с. 1) чукын, чукынсын, чукынды Үкенеч, кызгану, ризасызлык һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. – Чукын инде алайса, әйдә, синеңчә булсын! – диде. В.Нуруллин. [Сәйфетдин:] Чукынды, мин әйтәм, тереләй күмәләр икән. Д.Салихов

2) чукынсын «Нәрсә булса – шул булыр» дигән мәгънәдә кулланыла. Әмир мәетенең үләксә кисәкләрен тәндә йөртеп булмас, әйдә, чукынсын, Торна күленә илтик... В.Имамов

3) чукынды «Эш бозылды», «план җимерелде», «барып чыкмады», «мәсьәлә килеп чыкты» дигән мәгънәдә, ис китүне, канәгатьсезлекне белдерү өчен кулланыла. Чукынды, хатын, тот кәҗәне ---. К.Тинчурин. Чукынды, нәрсә яна икән? В.Имамов

4) чукынгыры Канәгатьсезлекне, үкенечне, соклануны һ.б.ш. хисләрне белдерү яки явыз теләк теләү өчен кулланыла. Әйтмә дә генә инде!.. Вәт кырык кат чукынгыры. А.Гыйләҗев. Барыбер дөнья матур, чукынгыры! З.Хәким

5) чукынып Яратмау, кабул итмәү, канәгатьсезлекне һ.б.ш. хисләрне белдерә. [Гатау:] Туры килми шул. Чукынып, Гөлйөзем чыгам диде бит бүген. М.Фәйзи. [Саймә:] Тыңламады, тыңламады, чукынып, үз башына. Г.Каюмов

◊ Чукынды марҗа калачка к. чукыну ( 6 мәгъ.). [Бәйрәмгали:] Чукынды марҗа калачка! Имәндә икән чикләвек! Д.Салихов. Чукынды марҗа кыярга к. чукыну ( 6 мәгъ.). [Рахмай:] Чукынды марҗа кыярга! Мин эш турында сөйләшергә ниятләгәндә генә... А.Гыйләҗев. Чукынса да Беркайчан да, һич. Гаделҗан мондый чәчәкләрне, чукынса да, акча түләп, базардан хатынына алып кайтып бирмәс иде. Д.Гыйсметдин. Ияреп бара ул, ә менә үзен генә чукынсаң да йомышка җибәреп булмый. К.Булатова. Чукынса чукына к. чукынса да. Чукынса чукына, ләкин бирми. В.Нуруллин. Чукынсам чукынам, шул хәерчеләргә кызымны бирәсем юк, дип әйткән, диме шунда... Л.Лерон. Чукынып бет гади с. Каргап яки явыз теләк теләп әйтелә торган сүз. Чукынып кына бет, хаҗәтемә кирәгең юк, ди. Ш.Камал. Чукынып бетсен Ис китмәүне белдерә. Каласы чукынып бетсен, заводның муены астына килсен, Садыйгы да йөзтүбән кадалсын. Г.Ибраһимов. Чукынып йөрү Озак вакыт яисә бушка йөрү. Син кайда чукынып йөрисең? З.Мурсиев. Чукынып кит к. чукынып бет. – Чукынып кит кәнтәең белән! дип, Тахура да күзләреннән очкыннар чәчте. И.Хәйруллин. Чукынып китим Нәрсәнең дә булса дөреслегенә яки тормышка ашырлык булуына ышандыру йөзеннән ант итүне белдерә. Чукыныплар китим, булдырам бу эшне! Р.Мингалим. Чукынып китим, хисләрем саф, ихлас... Р.Гаташ. Чукынып китсен к. чукынып бетсен . Чукынып китсен фән, чәнчелеп китсен завод, челпәрәмә килсен эшкә ашмас хыяллар! А.Гыйләҗев. – Чукынып китсенсәнә бакчасы, яшелчәсе! – ди бу. А.Хәсәнов. Чукынып үлим к. чукынып китим. Валлаһи, баскан җиремдә чукынып үлим, җитди итеп әйтә. Р.Кәрами

Чукына башлау Чукынырга тотыну. Ул да Шәмси күрмәгәндә чиркәүләргә бара, чукына башлады. Г.Исхакый. Хаҗи янында, окоп эчендә басып торган Калиновка чувашы чукына ук башлады. З.Зәйнуллин

Чукынып алу Тиз арада чукыну. Серебряков ирексездән чукынып алды ---. Т.Галиуллин. Игътибарын стенага беркетелгән изге сурәткә юнәлтеп, бертын басып торганнан соң, ул авыз эченнән нидер пышылдап, берничә кат чукынып алды. А.Мансуров

Чукынып бетү Барысы да чукыну. Без – туганнар, ә аланнар белән чиркәсләр – иманнарын Христоска саткан, чукынып беткән халык. В.Имамов

Чукынып җибәрү Сизмәстән чукынып кую. Шунда берочтан чукынып та җибәрә күрмәгез тагын! Р.Юныс

Чукынып калу Чукынырга өлгерү. – Эй, русиш, чукынып калыгыз, соңгы сәгатегез килде, өтәбез! – дип кычкырдылар, янә рус телен вата-җимерә. Ә.Әминев

Чукынып кую Тиз генә чукыну. Андрей түр почмакта торган иконага карап чукынып куйды ---. В.Имамов. Хаким, тәшвишләнеп, чукынып куйды. З.Мәхмүди

Чукынып тору Әле чукыну . Караңгырак өй эче, кара яулык бәйләгән, кара кофта, кара бөрмәле итәк кигән таза гәүдәле әби почмакка карап чукынып тора ---. Безнең гәҗит

Чукынып яту сөйл. к. чукынып тору. Ул мал дип чукынып ята, кул-аягы гер асылган я богау салынгандай була. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә