ЧУКЫНДЫРУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. чукыну ( 1 мәгъ.). Моның өчен кирәк булса, я үзе мөселманлыкка чыгар, я мине чукындырырга теләр. Г.Ибраһимов. Сөембикәнең Үтәмеш атлы улын урыс кенәзләре көчләп чукындырган. В.Имамов

2) Христианнарда яңа туган баланы рәсми рәвештә христиан диненә кабул итү йоласын башкару. Җитмәсә, кодагый тиешле кеше балаларны чиркәүгә алып барып, икесен дә чукындырган. И.Нәбиуллина

3) күч. гади с. Үтерү, дөмектерү; юкка чыгару. «Ялт-Йолт» та юк, «Яшен» дә юк Мәкәрҗәдә, шул тыятырны гына чукындырасы бар! И.Юзеев. Нурулланың авыз колакта иде: «Чукындырдык теге мөртәтне!» – диде ул, Исхакны күрүгә. А.Гыйләҗев // Кыйнау. Халәп кебек ата ялкауны, йодрык белән чукындырсаң да, эшләтеп булмаячак. М.Хәсәнов

4) күч. Сәламәтлеккә зур зыян салу. Шул моменттамы, алты тәүлек буенамы, безне радиация чукындырган. Х.Камалов

5) күч. гади с. Кирәген бирү, күрмәгәнен күрсәтү; көлкегә калдыру, [Гәрәй:] Чукындырды. – Чеметеп-чеметеп алдымы? М.Фәйзи. Ну, мәйтәм, бер чукындырам әле мин сине, дим, бүлмәдә үзем генә калгач. Н.Хәсәнов

2. ы. мәгъ. чукындырасыңмы «Берни эшләтеп булмый» мәгънәсендә кулланыла. Талант инде, чукындырасыңмыни аны! Р.Миңнуллин

Чукындыра башлау Чукындырырга керешү. Әллә... мин әйтәм... чукындыра башласалар, ризалашкан булып кыланыйкмы? С.Зыялы

Чукындыра килү Әлегәчә эзлекле рәвештә чукындыру. Олегның әтисе, үз вазифаларына тугры калып, Коногоровкада гына түгел, күрше-тирәдәге авылларда туган һәр баланы чукындыра килгән. А.Хәсәнов

Чукындырып бетерү Барысын да чукындыру. Мәгәр аларның һәммәсен дә Иван, Николай, Маруся дип чукындырып бетергәннәр икән шул... В.Имамов

Чукындырып кую Тиз генә, хәзер үк чукындыру. Попларыгыз булса, әйдә, хәзер үк чукындырыйк та куйыйк. В.Имамов

Чукындырып ташлау Бик тиз арада чукындыру. Шуннан соң, византияле принцесса Аннага өйләнү бәрабәренә, бөтен Русьны чукындырып ташлый. З.Хөснияр

Чукындырып тору Әле чукындыру. Әйе, дөрест, шулай булды: ул Аннаны чиркәүдән чыкканын күрде, балаларын – үз балаларын чукындырып торганда очратты. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә