ЧУКЫНГАН с. 1. 1) Христиан динен кабул иткән

2) күч. гади с. Бик булдыклы. Чукынган гына хатын икәнсең, билләһи! В.Нуруллин

3) күч. гади с. Начар, әшәке дип табылган. [Әбузәр:] Әй, ул чукынган халык белән эшләп буламы. Т.Гыйззәт. Кичен көтү кайта: – Кер әйдә, чукынган хайван! Р.Батулла

2. и. мәгъ. гади с. Берәр кеше тарафыннан тискәре яки уңай бәя алган яисә шаяртып характерланган һәртөрле җанлы-җансыз. [Нәгыйм хәлфә:] Ну соң, чукынганның кулы йомшак икән, торып китә башлагач, эләктереп алган идем, кулым май кебек булып эреп китте. М.Гафури

3. ы. мәгъ. гади с. к. чукынчык . Отпускага кайткан майор белән Ирен ташлап качты, чукынган... Г.Афзал. Чәчәген дә алыр идем, Кыйбат икән, чукынган. Л.Шәех



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә