ЧУКУ ф. 1) Азыкны томшык белән эләктереп алып ашау (кошлар тур.). Ә үрдәкләр, ә казлар Көн дә үлән чукыйлар. Р.Миңнуллин

2) Томшык белән эләктереп алу, томшык белән чокып, тартып чыгару. Илсөярнең баш очында гына тырышып-тырышып агач чукып маташкан кызгылт түшле тукран, чукуыннан туктап, акыллы күзләре белән аска карады. Г.Гобәй. Мирвәлине күрүгә, канатларын җилпеп-җилпеп, су өстеннән йөгереп килгән үрдәкләр аның кулларын, тәнен чукып кытыклый башлагач кына, бу дөньяның чынлыгына ышанып, көлеп-елмаеп җибәрде ул. Г.Гыйльманов

3) диал. Чоку, казу. Вакыйган бу – вак сәнгатьчеләрнең вә фөкараның урамы иде; чөнки тагы бер өй алдында берәүнең, бик азапланып, таш чукып кабер ташы язып утырганын күрде ---. Г.Гобәйдуллин. КП дүрт яктан таулар белән чолганып алынган үзәнлекнең көньяк почмагында, текә тау итәгенә чукып эшләнгән землянкада иде. Г.Әпсәләмов

4) Ачудан, җәзалау йөзеннән берәр кешенең күз алмаларын чокырларыннан алу. – Бәйлән генә, күзеңне чукыйм! – дип гайрәтләнде кыз, ә үзенең йөрәге дөп тә дөп сикерә иде. Н.Гыйматдинова. Күзен чукырдай, якасына ябышырдай булдым тегенең. Р.Зарипов

5) күч. Бәйләнү; җәберләү; гаепле итеп күрсәтү. Мине виноват ясамакчы буласызмы әллә? Нигә бергәләшеп мине чукыйсыз? А.Гыйләҗев. Карале, Халдә, нишләп син мине чукыйсың да чукыйсың? Н.Гыйматдинова

6) күч. Җентекләп өйрәнү. Менә сиңа мә, дим мин, һаман унтугызынчы гасырны чукыйлар икән әле болар. Г.Афзал

Чукырга гына тору Җае чыккан саен җәберсетү, бәйләнеп тору. Әни, син гайбәтләргә ышанасың, Фаязны чукырга гына торасың. Х.Камалов

Чукый башлау Чукырга тотыну. Әллә баягы, әллә бүтән бер тукран якында гына, тук-тук итеп, агач чукый башлады. Г.Гобәй. Берзаманны, һәр кич саен, әллә нинди гриф дигән явыз кошлар килеп, моның күкрәген тишкәли, йөрәген кисәк-кисәк итеп чукый башлаганнар. В.Имамов

Чукый бирү Бернигә карамый чуку. Сарай эченә кереп, бер урыннан икенче урынга канатларын кагып тыпырчынды һәм утыннар арасында кадакта эленеп торган әтинең иске, соры кәчтүменә очып кунды да, үткен, нык томшыкларын ошбу киемгә ышкып, әтинең кәчтүмен чукый бирде. Казан утлары

Чукый тору Кат-кат, озаклап чуку. Шулай итеп, бик чукый торгач, инде канат каурыйлары ныгый башлаган, ашарга өйрәнгән бер бәпкәсен чукып үтерде бит! Н.Кәримова. Чукый торгач, ниндидер кеше сурәте туа башлый. К.Җәмит

Чукып алу Тиз генә, кинәт чуку. Ул да булмый, әлеге шул өч-дүрт күкәйдән үтә тере, үтә үткен, үтә усал, бармагыңны оя авызына китерсәң, шунда ук чукып алырга әзер чебешләр – сыерчык балалары чыга. А.Хәсәнов. Каз, башын бер яктан бер якка салгалап, теге таныш түгел нәрсәләргә карап торды да тагын чукып алды. Аманулла

Чукып ату к. чукып ташлау. – Xәзерге заман кешесен белмәссең, – дип сөйләнде ул, – бөркетне тавык чукып атырга да мөмкин. Ф.Яруллин

Чукып бетерү Тулысынча чуку, бик нык чуку; төрле җирдән чуку. – Нигә аз алып килдегез, шуның өчен үзегезне чукып бетерәбез, – дигән кебек, Мирвәли белән Гаделгә ябырылдылар. Г.Гыйльманов. --- Мин византиялеләргә ышанмыйм, ялганлаганың өчен, мин сине казыкка утыртыр идем, кошлар чукып бетергәнче торыр идең шунда. М.Хәбибуллин

Чукып йөрү Даими, озак вакытлар чуку. Кешеләр генә түгел, кошлар да Тук булырлар, чукып йөрерләр. А.Нәҗми

Чукып кую Бер тапкыр чуку. Башын кыегайтып карый, тәрәзә пыяласын чукып куя, күзгә карап көтә. Ш.Галиев. Башта түп-түгәрәк итеп йөзен ясый, аннары күз-борынын чукып куя. К.Җәмит

Чукып ташлау Бик тиз арада чуку. Монда ниндидер козгыннар җыелган, чукып ташлаулары бар. Н.Фәттах. – Карга сыман каркылдап, ил өстенә яңа тилгән чакырмасак ярый да бит үзе! – дип, бер саграк ир җим ташлаган иде, аны ярсу әтәч сыман чукып ташладылар. В.Имамов

Чукып тору Бертуктаусыз, әледән-әле чуку; әле, хәзер чуку. Кызыл әтәч гел чукып торды аны, шуңа рәте юктыр. Ф.Яруллин. Аларны хәтта үз ишләре читкә этә, җай килгән саен чукып тора. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә