ЧУКРА’К-ТЕЛСЕЗ с. 1. Бөтенләй ишетми торган һәм сөйләү сәләте булмаган. Чукрак-телсез булгач, исән чагында да тып-тын яшәде... З.Хәким. Чукрак-телсез булуы аркасында гына аңа яр булган, сөеп туйгысыз гүзәл Гамиләсе белән бәхетле иде ул. М.Садыйков

2. и. мәгъ. Ишетми торган һәм сөйләү сәләте булмаган кеше. Официантлар, пешекчеләр, чукрак-телсезләр шикелле, авызларыннан сүз чыкса да, «әйе», «юк»тан башканы белмиләр иде. Ә.Хәсәнов. Милләтен ничек белдерә ләкин чукрак-телсезләр? Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә