ЧУКРАКЛЫК и. Чукрак булу үзлеге; саңгыраулык. Кичен Копылёвны хөрмәтләп җирләделәр, ә Мирхәйдәров санбатта бер-ике көн булды да кире кайтты, чөнки, чукраклыгың вакытлыча, колагың ачылыр, диделәр. З.Мурсиев. Аяк очына гына басып, шауламаска тырышып өеннән чыкты, югыйсә хатыны барыбер ишетмәс иде – ул инде биш-алты ел чукраклыгыннан зарлана ---. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә