ЧУКРАКЛАНУ ф. Чукракка әйләнү, ишетмәс булу. Әгәр хәзер трубканы ташламаса, аның колаклары чукракланыр күк. Р.Вәлиев. Рабига ике атна буе тынлыкта яшәп чукракланган иде. Н.Гыйматдинова

Чукракланып бару Акрынлап, тора-бара чукраклану. Әти, син әллә чынлап чукракланып барасыңмы? А.Хәсәнов

Чукракланып бетү Тәмам чукраклану. Югыйсә тып-тын бүлмәләрдә йөри-йөри чукракланып беттем инде. Г.Әпсәләмов. Алтын балкышыннан авыл тәмам сукыраеп, чукракланып беткән иде инде. Г.Гыйльманов

Чукракланып калу Берәр сәбәптән, вакыттан чукраклану. Әллә бераз чукракланып калганмы? Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә