ЧУКРАК с. 1. 1) Бөтенләй ишетми яки бик начар ишетә торган; саңгырау. Сукыр һәм чукрак батырны карлик та җиңә. Г.Әпсәләмов. Әйтерсең без югары оч чукрак Зиннур белән китеп барабыз. Л.Хәмидуллин

2) күч. Суы акмый торган. Чукрак буа

2. и. мәгъ. Ишетми яки начар ишетүче, саңгырау кеше. --- әллә җыен чукрак җыелган инде монда?.. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә