ЧУКМАР и. 1. 1) тар. Борынгы халыкларда сугышу коралы буларак кулланылган бер башы йомры кыска авыр күсәк. Сөңге, чукмар тотып атка менгән ир-егетләр үзләренең яралы тәннәрен дошман гәүдәләре белән күмгәннәр. А.Гыйләҗев. Кеше борынгыдан ук ташны үз файдасына җиккән, аңардан кыргычлар, пычаклар, ук-сөңге очлары, бәргеч кораллар, чукмарлар ясаган. А.Тимергалин

2) Гадәттә резиннан эшләнгән авыр күсәк рәвешендәге, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кулланган корал төре. Башларында тимер каска, билләрендә пистолет, кулларында резин чукмар... М.Юныс

3) Нәрсәнең дә булса йомры башы. Ул аяк-кулларын кура җиләге куакларына сыдырта-сыдырта, тигәнәк чукмарларына сарылып бетеп, атау читеннән әйләнде һәм лапас янына килеп туктады. Р.Вәлиев. Микрофонның чукмары зур булмасын иде. К.Сатиев

4) күч. Тәэсир көче зур булган нәрсә. Ләкин бу очракта мин аның белән тартыша алмыйм, чөнки аның кулында власть дигән авыр чукмары бар. В.Нуруллин

2. с. мәгъ. Бер башы йомры булган, йомры башлы. Кәкре борынлы Козгын Әхмәтенең чапаны астыннан чукмар башлы бизмән тимере тырпаеп тора. М.Хәсәнов. Китапханә хадимәсе, өенә кайтырга талпынып, бер – аның иелгән киң җилкәсенә, бер дивардагы шакмаклы кара рам читләгән сәгатьнең өнсез-тавышсыз шуышкан чукмар телләренә карап-карап куядыр. А.Гыйләҗев

Чукмарның авыр башы к. таякның авыр башы. Тимер чукмарның иң авыр башы Тинчурин җилкәсенә килеп төште. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә