ЧУКЛЫ с. 1. 1) Чук ( 1 мәгъ.) тагылган. Чалбар балагын чыгарып салыр идем дә, билне чуклы зәңгәр зәр белән буып, кызлы йортка барып керер идем. А.Гыйләҗев. Мөхәммәт чуклы пумала белән куган сине. В.Имамов

2) Чит-читләренә чук ( 2 мәгъ.), чачак тотылган. Әби башына чуклы ефәк шәл бәйләп, билле бәрхет камзул кигән, аягында бизәкле кызыл читек иде. А.Тимергалин. Менә сиңа нинди матур атлас күлмәклек, әле тагын озын чуклы ефәк шәл апкайткан. Г.Галиева

3) бот. Чәчәкләре чуксыман булган. Шаулый иген уңда, сулда. Юл читендә – чуклы үлән. Р.Низамиев. Татарстанда үсә торган төрләре: саз сөтлегәне (молочай болотный ---); чуклы сөтлегән (молочай полумохнатый) ---. Агулы үсемлекләр

4) Тышкы күренеше чукны хәтерләткән. Манара биеклеген куып җитәргә теләгәндәй сузылып үскән тупылның шәмәхә чуклы, хуш исле ябалдашыннан сузып-сузып аваз салгалаучы төнге кош кисәк тынасы итте. Л.Зөлкарнәй

5) Кәгазьгә төрелгән, кәгазьле (конфет һ.б.ш. тур.). Менә шул чакта кияү үзенең эчке кесәләрен актарды, матур буяулы кәгазьдә исле сабын, яшькелт төсле ислемай, кечкенә кызыл тартмада иннек, кершән, тагын кызыл кәгазьле, озын чуклы, озын, йомшак, тәмле конфетлар чыгарды. Г.Ибраһимов

6) күч. Тышкы бизәкләре күп булган; төче. Кода үзенчә философ, психолог булып чыкты – фикере нинди шәрехле, сүзләре нинди чуклы!.. Р.Харис. Зөбәйдә, егетнең чуклы сүзләренә ышанып, мәкергә юлыга ---. К.Гыйззәтов

2. с. мәгъ. физ. Очкыннар электродлар арасында тоташ чук тәшкил итә торган. Чуклы бушану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә