ЧУКЛА’У ф. 1) Чук ( 1 мәгъ.) белән бизәү, чук тагу. Мин аларның сугышка хәтле нинди булганын беләм: җиз төймәләр белән бизәп, чуклап эшләнә иде. Ш.Галиев. Бишбалтада ясалган тарантаслар белән бергә көмеш тәңкәләр тезеп, чуклап ясаган дирбияләрне бөтен Идел буеннан, хәтта Мәскәү кадәр Мәскәүдән килеп алып китә торган булганнар. Р.Ибраһимов 2) Чуксыман итү. Тик агач шәүләсе яр буен чуклаган. Н.Исәнбәт Чуклап кую Тиз генә чуклау. Чит-читләрен чуклап та куйсаң була әле. Сөембикә |