ЧУКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. чуклау ( 1 мәгъ.). Куе яшькелт арыш төбендә юл-юл булып чәчкеч эзләре сузылган, төбеннән саргая башлаган арыш куе рәт, дивар булып кайшалып үсеп киткән, һәм аның тыгыз башаклары сөтле-баллы орлыклар белән авырайган, арыш чәчәге-серкәсе белән чукланган иде. М.Мәһдиев. Аның кулында – ал, сары, зәңгәр ефәкләр белән чукланган зур гына ак кулъяулык. Н.Яһудин 2) Чук рәвешен алу. Савытның тирәнлеге 10 см булса әйбәт, кәбестә үсентеләре иркенләп, тамырлары чукланып үсә, күчереп утырткач, тиз тернәкләнә. Безнең гәҗит Чуклана башлау Чуклану билгеләре күренү. Теге кичне Рәсимәнең чабата башы чуклана башлаганын күреп, төне буена керфек тә какмыйча чабата үрдем. Г.Галиев. Тузудан чуклана башлаган ыштан балагы эченнән чыгып торган тәпие, кутыр-чатыр чебиләп, тәмам каешланып каткан иде. М.Хәсәнов Чукланып бетү Бик чуклану. Өстендә терсәкләре бәсәреп, итәкләре чукланып беткән чапан, аякларында авызын ачкан кәвеш. В.Имамов. Чалбар балаклары пычранып, тузып, чукланып беткән, күлмәгенең нинди төстә булуын да әйтеп булмый. Г.Гыйльманов Чукланып тору Әле, хәзер чукланган хәлдә булу. Бау төрле төстәге ефәк җепләр белән ишелгән, оч-очлары төйнәлгән һәм чукланып тора иде. М.Хәбибуллин |