ЧУК I и. 1. 1) Нәрсәне дә булса бизәү, матурлау өчен, төрле җеп, тасма, нечкә бау һ.б.ш.дан бер башын төйнәп эшләнгән бәйләм. Җилбер-җилбер, җилбер чук, аның асты кызыл чук, асылынган, салынган, кызлар шуңа ялынган (кура җиләге). Табышмак. --- шунысы кызык: һәр багананың очы гүя киртләп очланган чук белән чукланган иде. А.Хәлим

2) Нәрсәнең дә булса читендә куе булып урнашкан җеп, тасма, нечкә бау һ.б.ш.дан гыйбарәт буй, чачак. Җилдә җилфердәгән ефәк шәл чукларыдай, яшь яфраклар арасында иртәнге кояш нурлары уйныйлар. Г.Кутуй. Теләсәгез, мендәрчекне чук белән бизәсәгез дә була. Л.Хаҗиева

3) диал. Тукыма кисәге; корама. Матур чуклар

4) Конфет кәгазе. Конфет чуклары җыю

5) этн. Хатын-кызларның муенга киелә торган бизәнү әйбере . Әмма яка чылбыры бу заманда ташланып бара, яки муенга энҗе чук кияләр. К.Насыйри

6) Кулның беләзектән алып бармак очларына кадәр булган өлеше. Хатын, сискәнеп, бөтен гәүдәсе белән талпынып куйды, тез өстендәге кул чуклары гармун теленә баскандай хәрәкәтләнде. Х.Камалов. 1945 елның сентябрендә унтугыз яшьлек Шәйхелислам абый да, ике күзе дә күрмәс булып, кул чуклары чәрдәкләнеп беткән хәлдә туган йортка кайтып төшә. Т.Нәҗмиев

7) Бер сабакта яки тармакта бергә җыелып үскән җимешләр яки чәчәкләр; тәлгәш. Менә бу каен чугы өстенә басылган текстны укуы авыр, диде Галимҗан да, үз бүлегеннән киткән шигырьне кайгыртып. Л.Ихсанова. Чәчәкләре өзлекле яки сирәк башаксыман чук хасил итәләр. Агулы үсемлекләр

2. с. мәгъ. 1) бот. Бик тармакланган (үсемлек тамыры тур.). Өч җәймәле эт тигәнәге (череда трёхраздельная ---) – кыска чук тамырлы, 15–100 см биеклектәге, күп очракта өске өлеше нык тармакланган дүрткырлы сабаклы берьеллык үләнчел үсемлек. Агулы үсемлекләр

2) күч. Матур. Синең әле чәчәк чагың, чук чагың, ялкын чагың, ут чагың. Ф.Яруллин

Чук кебек Бик яхшы; бик матур; бик җитеш. Аларча, шагыйрьгә кияүгә чыккан кеше чук кебек киенергә тиештер инде. Л.Ихсанова. Инде бөтен җире чук кебек булган, шуның белән туктар дисең, юк, туктамый, янә бернәрсә уйлап таба. Ф.Яруллин. Клубта кызлар күп, чук кебек киенгән ике шәһәр кызы бар иде ---. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә