ЧУЕРТАШ и. 1. 1) Су белән юыла-юыла шомарган йомры таш; русчасы: галька. Әле бетон бутагыч һаман бертуктамый әйләнә, калай труба аша цементка укмашкан чуерташлар коелалар иде... А.Алиш. Зур-зур аквариумнарда нинди генә балыклар йөзми, инеш ярындагы чуерташларга кадәр салганнар. Н.Хәсәнов. Чуерташ метаморфик, тыгыз һәм суга чыдам утырма тау токымнарын ваклап та җитештерелә. Төзү материаллары

2) Урамнарга түшәү өчен яисә кайбер биналарны салганда кулланыла торган йомры таш; русчасы: булыжник. Бу урамга чуерташ салганнар, йөрүе авыррак

3) Катып, укмашып хасил булган каты бөтен бер кисәк, монолит. Борынгы тоз заводлары агызган рассол еллар буе җиргә сеңеп, йомшак балчыкны чуерташка әйләндергән. Г.Ахунов

2. с. мәгъ. күч. Шомарган; калыплашкан. Әмма чуерташ мактаулар өчен дә тәнкыйтьче яшь романчының әсәрен шакмактан шакмакка сүтәргә тиеш иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә