ЧУЕН и. 1. 1) Тимер белән углерод (һәм башка элементлар) катнашмасыннан гыйбарәт эретмә. Имән урманнары өстендә баюга барган кояш, гүя шул агач кәүсәләрен ягып, чуен кайната иде. А.Хәлим. Яшь галимнәр чуен өстенә лазер белән чәчәк уялар. К.Сибгатуллин 2) Мичтә пешерү өчен, шул эретмәдән ясалган тар төпле чүлмәк. Илсөяр, үз кулы белән тыгылып, чуеннан зур бер бәрәңге алып тоз сипте дә иреннәренә китерде... Г.Гобәй. Башта алдыңа бер чуен итле аш куйдык. А.Хәсәнов 2. с. мәгъ. 1) Шул эретмәдән эшләнгән. Бу киңәшмәгә ай дигәндә, яңа гына сузылган чуен тасмалар буйлап беренче паровоз килде. А.Алиш. Бизәкле чуен койма белән әйләндереп алынган болындай зур ихата. В.Имамов 2) күч. Төсе, катылыгы белән чуенга 1. ( 1 мәгъ.) охшаш. Син шундый чибәр, күркәм егет. Кулың кайнар, көчле! Күкрәгең тыгыз, иңнәрең чуен. А.Гыйләҗев. 3) күч. Формасы белән чуенга 1. ( 2 мәгъ.) охшаган. [Беренче хатын:] Шул китүеннән үзе шикелле үк тәбәнәк, дәү чуен башлы, муенсыз рус егетенә кияүгә чыгып, бергә җайсыз кысылышып төшкән сап-сары фотоларын аналары Зөләйха күрсәтеп йөргән шул. Д.Салихов ◊ Чуен кисәге к. чуенның ундүртенче кичәсе. Чуен китеге к. чуенның ундүртенче кичәсе. Өлкәннәр Мансурдан: «Гел менә чуен китеге булдың бит син!» – дип көлә башладылар. Н.Хәмиди. Шул кара чуен китегенә Гүзәлияне биреп җибәрәбезмени инде? М.Әмирханов. Чуенның ундүртенче кичәсе Төсе-бите бик кара, кара тутлы кеше. [Вәли:] Безнең бер асрау бар, йөзе менә нәкъ чуенның ундүртенче кичәсе төсле кап-кара. Г.Камал. Ком гарәбенә әйләнгән бу! Күр әле йөзен! Чуенның ундүртенче кичәсе! Н.Кәримова. Чуенның ундүртенче кисәге к. чуенның ундүртенче кичәсе |