ЧУВА’ШЧА рәв. 1. 1) Чуваш телендә. Аннары бер-берсенә шап-шап суктылар, берсен-берсе төртеп-төртеп җибәрделәр, ә Емелькин, чувашча такмак әйтә-әйтә, идән уртасында тыпырдап биергә үк тотынды... Ә.Еники. Мин үзем русча укытуга да, чувашча укытуга да каршы түгел. В.Нуруллин 2) Чувашлар кебек, шулар гадәтенчә. Өстәвенә әле аның, җирле халык күңелен җилкендереп, татарча һәм чувашча көйли алу сәләте дә ачыла. Л.Хәмидуллин. Югыйсә чувашча биегәндә сүтелеп китүләре дә бар бит әле аларның [киндерә очларының]. З.Зәйнуллин 2. с. мәгъ. Чуваш телендә булган. Шкафына татарча, төрекчә, гарәпчә, инглизчә, чувашча китаплар тезелгән. Безнең гәҗит 3. и. мәгъ. Чуваш теле. Чит илләрнең шигъри антологияләрен турыдан-туры чувашчага тәрҗемә иттеләр. Р.Батулла. Чувашчаны безнең Ренат Харис белән Кави Латыйп су урынына эчә, Шәрәф Мөдәррис тә шундый иде --. Р.Миңнуллин |