ЧУВАШ и. Чувашстанда яшәүче, төрки телләрнең берсендә сөйләшүче төп халык һәм шул халыкның бер кешесе. Җизнәсе калага киткәч, караңгы бер төндә, юлаучы чуваш карчыгы белән чуваш карты бу йортка кунарга төштеләр. Г.Ибраһимов. Татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт, калмык, казакъ фетнәчеләрен исә бөтен яу барышында, нигездә, старшиналар, тарханнар, солтаннар әйдәп йөри. В.Имамов |