ЧУАРЛА’У ф. 1) Чуар итү, чуар төскә кертү. Хәзер «Ургыл»ның тышкы күренеше элеккечә тоташтан зәңгәрсу ак түгел, ә яшькелт сары төскә ала-кола чуарлап буялган һәм сирәк урманлы тау битенә охшап калган. С.Сабиров

2) Бизәү; бизәкләү. Ул гына түгел әле, җитен киндерен чуарлап суга торган җирләр дә бар икән. Г.Камал. Мужик егетләрнеке төсле иттереп, читләрен чуарлап бәетләр язарга миңа килешми. Г.Исхакый

3) Бик күп билгеләр төшерү, язып-сызып тутыру. Өстәлгә төрле төскә буялган материалларны җәеп сала да, сүзен дәлилләп, ак кәгазь битләрен сызымнар белән чуарлый, ачышлары турында ялкынланып-кайнарланып сөйли ---. Х.Бәдретдинов

4) Берәр элемент кертеп, нәрсәнең дә булса кыяфәтен, гадәттә, тискәре якка үзгәртү. Аккаунт тасмасын реклама белән чуарлыйсым килми. Әлмәт таңнары

5) Шадраландыру. Актайның сап-сары комы өстеннән тыныч кына аккан сай суны чуарлап, җылы җил исеп куя. Ә.Хәсәнов

6) Каплау, каплап алу, сырып алу. Бөтен болын өстенә, күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән. Г.Бәширов

7) Берәр нәрсәнең элементларын төрле-төрле итү. Телнең лексик составына килгәндә, аны ясалма рәвештә икенче милләтләрнең сүзләре белән чуарлап булмый ---. Ф.Галимуллин

8) Тотрыклылыгын бетерү, тиз үзгәрүчән итү. Шушы иркәлек баланың күңелен бик тиз чуарлый да инде. Безнең гәҗит

9) Сөйләмдә, язмада эчтәлеккә бик үк карамаган сүзләр куллану; төче, нәзакәтле сүзләр кыстыру. Лиза күрше дачаларында тора торган Евгений исемле бер яшь офицер белән үзе арасында булып үткән вакыйганы бик озайтып, бик чуарлап сөйләде. Ф.Әмирхан. Ул матур буяуларга чуарлап бирелмәгән. Р.Зарипов

Чуарлап алу Тиз генә чуарлау; бөтенләй чуарлау. Кар белән кыш дәвамында капланып торган чүп-чарлар җиребезне чуарлап ала. Әлмәт таңнары. Шулай булмаса, ял көннәрендә елга-күл өсләрен биләп, бәкеләр белән чуарлап алмаслар иде. Маяк

Чуарлап бетерү Бөтенләй чуарлау. Шәһәр читендәге пристаньда да урман кебек торган сәүдә көймәләренең машларына флаглар тагылган, аларны төрле төсләр илә чуарлап бетергән иде... Н.Думави. Атаң, безнең өйне салганда, бөтен җирне күгәрченнәр белән чуарлап бетергән иде. Л.Лерон

Чуарлап җибәрү Бераз чуарлау. --- чуарлар үз клубларын артыгы белән чуарлап жибәргән лә, дияргә булыр иде хәтта. Э.Касыймов

Чуарлап чыгу Һәрберсен берәм-берәм чуарлау. --- кулъязманы, өстендә генә төзәтеп чуарлап чыгабыз да, шул хәлендә типографиягә җибәрәбез. М.Әмир

Чуарлый башлау Чуарларга керешү. Бармак башыдай гына карандаш кисәге аны тиз-тиз чуарлый башлады. Ш.Маннур. Габдулла Тукайның бу шигъри юллары шундый тәэсирле, серле, мавыктыргыч яңгырый ки, биш яшьлек сабый, тылсымлы сүзләрнең сихеренә бирелеп, дәфтәр битләрен чуарлый башлый. Т.Әйди

Чуарлый тору Әлегә чуарлау; һаман чуарлау. Шулай да хәбәр артыннан килгән яңасы дөньяны чуарлый торды, нефть хакындагы сүзләрне искәртте, ахырда, озаккадыр, оныттырды... Ф.Яхин

Чуарлый төшү Бераз чуарлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә