ЧУАРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. чуарлау. Һәркайсының бер ягы чиста, язылмаган, ә икенче ягы гарәп хәрефләре белән чуарланган. А.Тимергалин. Миңниса йолдызлар белән чуарланган күк йөзенә төбәлде дә уйга чумды. А.Фәләх 2) Чуар төскә керү, чуарга әйләнү, чуар булу. Колын үсә төшкәч чуарланды 3) сөйл. Күз ачык күрмәс хәлгә килү, күз алды караңгылану; чуарлык барлыкка килү. Минем күз алларым чуарланды; гәүдәм авырланып китте вә көчкә-көчкә генә әллә кайда, бакчаның артына, кеше йөрмәгән бер җиргә барып утырдым. Ш.Камал. Башта мин каушадым. Күз алдым чуарланды. М.Гафури Чуарлана бару Торган саен чуарлану. Шуңа дәлил рәвешендә, үзе җитәкчелек иткән газетага килгән шигырьләрнең саны күбәюен, тел-стильләренең чуарлана баруын атый. Т.Галиуллин Чуарлана башлау Чуарлану билгеләре күренү. Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык йоны бераздан соң тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән. Г.Ибраһимов. Тышка чыкканда, майорның күз аллары чуарлана башлаган иде. Г.Әпсәләмов Чуарлана төшү Бераз чуарлану. Тик китаплар, гәзитләр шүрлеге янында Фәхринең фронтта гаскәри киемдә алдырган бер рәсеме арткан да Самат белән Азатның өстәлгә пычак белән чокыган язулары тагын тирәнәя, яңара, тагын чуарлана төшкән иде. Г.Ибраһимов Чуарланып бару к. чуарлана бару. Ләкин язу, матбугат, әдәбият теле, баштарак, бер яктан – иске гарәплек калдыклары, икенче яктан, яңа кергән чит сүзләр белән чуарланыбрак барса да, көннән-көн алардан сафланып, төзек бер эзгә төшеп бара. Г.Алпаров Чуарланып бетү Тәмам чуарлану. Комбат үзенең чуарланып беткән картасына Газинур тапкан киртәне дә төшереп куйды. Г. Әпсәләмов. – Әйе-е-е, Хәмит, – дип сузды ир һәм янында басып торучы картның өс-башын, сакал-мыек баскан йөзен, тирән җыерчыклар белән чуарланып беткән кулларын, сәләмә киемен күздән кичерде. А.Фәләх Чуарланып калу Берәр нинди эш-шөгыльдән, вакыйгадан соң чуарланган хәлгә килү. Кайберләре, карындык төсенә кереп, чуарланып калган. Н.Хәсәнов Чуарланып китү Кинәт чуарлану. Бу елны да, вакыйгалар чуарланып китүгә карамастан, ул бары тик шушы Галимҗан абыйсының дәресләрен ишетми калмыйм дип, мәдрәсәгә кабат керде. Ф.Яхин. Ишеткәннәрдән тәнгә салкын тир бәреп чыкты, күз аллары чуарланып китте. Я.Шәфыйков Чуарланып тору Әле чуарлану. Чамасыз яңгырдан соң, җиргә борчак шактый коелган. Ап-ак булып чуарланып тора – игенченең борчак-борчак хәләл тирләре әрәм тәгәрәп ята. Ш.Галиев |