ЧУАРЙӨРӘК и. 1) Тынгысыз, гел борчыла, дулкынлана торган кеше. Аның бу сүзләреннән соң кайсыдыр чуарйөрәк, кайнарбаш аркасында килеп чыккан әлеге конфликтны ике як та аннулировать итәргә әзерләр. А.Хәсәнов 2) Мәхәббәте җиңел һәм еш алышынып торган, хисләре даими булмаган кеше. Сукмактан сукмакка кереп адашып йөри торган гадәте булса да, Сәлимнең чуарйөрәк түгеллеген мин белә идем. А.Тимергалин. И бала, җүнсез бала, бер хатынны ташлый, икенчесен башлый: бигрәк чуарйөрәк инде, тач атасы инде! Н.Гыйматдинова |