ЧУАР с. 1) Өслеге төрле төстәге, төсле-төсле чәчәкләр, таплар һ.б.ш. төшкән (гадәттә тукыма тур.). Тимер баганалы капканың келәсе чык итте дә, аннан чуар яулыклы бер баш күренде. З.Хөснияр // Бик күп төс катнашкан. Күк йөзе, иңеннән иңенә, буеннан буена җилләткән чуар ефәк тасмалар кебек, төрле төскә кереп, балкып яна икән. Г.Әпсәләмов 2) Кара яки карасу таплы; аклы-каралы, аклы-кызыллы (хайваннар, кошлар тур.). Мич кырыенда салам өстендә чуар бозау. Г.Әпсәләмов. Тәрәзә төбендәге кына гөле чүлмәге янында, бөгәрләнеп, чуар песи Куштый йоклый. А.Гыйләҗев 3) Төрле төсле, төрле төстәге таплары булган (кош, бөҗәкләр). Чуар күбәләк чәчәкләргә кунып уйный ---. Г.Хөсәенов. Чебешләренә куркыныч янаганда, хәтта чуар тавык та, үзен-үзе белми, тилгән-карчыга, хәтта бөркет өстенә ташлана. А.Хәсәнов 4) Төсе тоташ булмаган, кайда куе, кайда сыек булган. Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. А.Гыйләҗев 5) Төрле-төрле, бер иштән булмаган; төрле элементлардан торган. ...Учредительный собраниягә бик төрле вә чуар спискалар үтте. Г.Исхакый. Сораулар чуар һәм катлаулы. Г.Гомәр 6) күч. Төрле-төрле күренешләрне, вакыйгаларны үз эченә алган. Әллә нинди чуар, ямьсез төшләр кереп йөдәттеләр... А.Гыйләҗев 7) Тотрыксыз, үзгәрүчән. Тормыш чуар ул, шиңгән колак! А.Гыйләҗев. Дөнья чуар, дөнья катлаулы, дөнья биниһая киң – шул киңлекләрне иңләтеп йөртә безне язмышлар. Б.Камалов 8) күч. сөйл. Җиңел һәм еш үзгәрүчән, даими булмаган, тиз алышынып торган (хис-тойгы һ.б.ш.). Күренеп тора: уйлары, хисләре чуар иде аның, тәртипсез иде. Г.Гыйльманов. Ул һәр укучының күңеленә яхшылык сеңдерергә тырыша, акыл байлыгына хуҗа була белергә өйрәтә, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында дөрес юл табарга булыша. Ватаным Татарстан ◊ Чуар йөрәкле 1) Тынгысыз, гел борчыла, дулкынлана торган. Әти, син чуар йөрәкле кеше, мин сине беләм, син тагын, мин моны булдырам әле дип, көрәк белән бакчага чыга күрмә. М.Мәһдиев; 2) Мәхәббәте җиңел һәм еш алышынып торган, хисләре даими булмаган. Мондый чуар йөрәкле егетнең сөйгәне булмау да гаҗәп түгел. А.Гыйләҗев. Чуар күңелле к. чуар йөрәкле. Әнә теге ала сыерның хуҗасы да – керделе-чыктылы, чуар күңелле адәм. Х.Камалов. Утызга җитеп килә торган, акыл утырткан, төчесенә караганда тормышның ачысын мулрак эләктергән егет, башкалар чуар күңелле җилбәзәк дип санаган, куркыныч матурлыкка ия булган шушы кыз белән ничек таныша, дуслаша алды икән? А.Гыйләҗев. Чуар холыклы к. чуар йөрәкле. Яшь хатыннарның чуар холыклырак булуларын беләбез. А.Хәсәнов |