ЧУАН и. Тиренең төк капчыгы һәм май бизе ялкынсынудан барлыкка килгән эренле шеш. Менә синең тәнеңә бервакыт азгын чуан чыга. Г.Әпсәләмов. Авырып егылдым, бөтен тәнемне чуан басты. Н.Гыйматдинова ◊ Чуанына басу к. чуанына тию . Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. М.Хәбибуллин . Чуанына кагылу к. чуанына тию. Анысын тагын кем белгән – бәлки, Лазаревның чуанына кагылу булыр бу... Ә.Баян. Чуанына тию Кемне дә булса борчыган, газаплаган мәсьәләне кузгату |