ЧУАЛЫШУ ф. сөйл. 1) Буталышу; тәртипсез хәлгә килү. Күнде егет, кызга аркасын куеп, чуалышкан үләннәрне, алар арасыннан йөгерүче бөҗәкләрне күзәтте. М.Хуҗин. Күңелендә аның күптөрле сораулар чуалышты. Ф.Яруллин

2) Бозылышу. Марат белән мәңге дус булыгыз, безнең төсле чуалышып, ызгышып маташмагыз. А.Гыйләҗев. Габбас малайлары, чуалышып, башка чыгарга йөриләр иде бугай ---. Ф.Яруллин

Чуалышып алу Кыска гына арада чуалышу. Башында диссертация яклау артыннан йөргәндәге вакыйгалар чуалышып алды. М.Әмирхан

Чуалышып бетү Бик нык чуалышу. Бөтен тәндә рәхәт арыганлык тоела, бит урталары яналар, әле генә киткән күңелле кичнең төрле-төрле тойгылары башта чуалышып бетеп кайнашалар. Ф.Әмирхан. [Аклар] тау арасында сугыша белмиләр икән, чуалышып беттеләр. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә