ЧУАЛЫШ и. 1) Чуалу, буталып бетү күренеше. Әхәт турында, ике килми торган гомер турында, эше турында, аннан тагын Әхәт турында өзлексез уйлар чуалышында интегеп, йокысыз ята иде... А.Гыйләҗев 2) Нәрсәдән дә булса күмәк ризасызлык белдереп хөкүмәткә каршы чыгу. Элек бу авылда чуалышлар, кузгалышлар, баш күтәрүләр, сугышлар булмаганмы? Гали Рәхим. Әби патша заманында торналылар Батырша чуалышында катнашалар, аннары Пугач кузгалышында... А.Тимергалин 3) Тәртипсезлек; ыгы-зыгы, шау-шу. Яшүсмерләр чуалышы |