ЧУАЛЧЫКЛЫК и. 1) Чуалчык булу сыйфаты. Башында – башкалар язмышы, күңелендә чишелмәгән проблемалар чуалчыклыгы, кулында – кәгазь дә каләм... К.Тимбикова

2) Чуалчык нәрсә. Әмма бүген күңел тынычланмады, миендә кайнаган чуалчыклык бетмәде. М.Галәү. Шунлыктан чыганак итеп ямьсезлек, мәгънәсезлек, чуалчыклык һәм башка, кешеләр тормышындагы шундый тискәре күренешләр алынырга мөмкин. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә