ЧУАЛЧЫКЛАНУ ф. Чуалчык булып китү. Тормыш чуалчыкланмасын иде... М.Хуҗин

Чуалчыклана бару Торган саен чуалчыклану. Менә шундый икеле-микеле уйлар белән газапланып утырды Рәйсә ханым, ләкин уйлаган фикерләре чуалчыклана гына барды. В.Имамов

Чуалчыкланып бетү Тәмам чуалчыклану. Учма төбе чуалчыкланып бетә. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә