ЧУАЛЧЫК с. 1. 1) Чуалган, буталып беткән; тузгыган. Аның катлаулы механизмы, чуалчык пружиналары киләләр дә күз алга басалар. Ш.Усманов. Хыялый яшьләрнең яшьлектәге күп кенә якты, ихлас хыяллары бу тормышның кырыс вә чуалчык ятьмәләрендә уралып юкка чыга күрмәсен иде! Р.Низамиев 2) Авыр, катлаулы, читен, буталчык. Ул анда иң авыр, иң чуалчык эшләрне дә ерып чыга ала торган зур начальникны күрде. Г.Кутуй. Азмыни бу чуалчык заманда андый шаккатыргыч хәлләр! Г.Бәширов // Төгәл булмаган. Партия әсәрләрендә механик, чуалчык тәрҗемә кылу нәтиҗәсендә, аерым сүзләрнең, җөмләләрнең мәгънәләре бозылды. Ф.Сафин 3) Буталчык, ачык булмаган, бәйләнешсез, эзлексез, логикасыз. Авыр, чуалчык төшләр белән саташа-саташа йокыга китте. Г.Ибраһимов. Авыр уйларымны, чуалчык фикерләремне бер тәртипкә китерер өчен генә язам мин аларны. Г.Кутуй 2. и. мәгъ. Буталчык хәл, буталчыклык. [Солтан:] Әй, вак-төяк чуалчык була ла эштә! А.Гыйләҗев. Бу чуалчыкны чишү юлы, хокукый сферадан битәр, сәяси һәм хәтта фәлсәфи сферадан тора. Р.Хәкимов |