ЧУАЛУ I ф. 1) Тәртипсез рәвештә үрелү, ишелү, бәйләнү, төенләнү. Ике кулын урындык артына җәеп салган, бүреге артка шуган, чәче киң маңгаена чуалып төшкән, йөзе җитди дә, кырыс та. Г.Әпсәләмов. Әнә ничек күбеккә батып кайта бахбайлар. Яллары чуалып, үрелеп беткән була... Г.Гыйльманов

2) Төрле якка тәртипсез рәвештә тармаклану, кисешү. Офыклар кап-кара, юллар чуалган, бара-бара да әллә кая – янга каерылып кереп китә ---. А.Гыйләҗев

3) Атлаганда аяк эләгеп ычкына алмау, бәйләнеп калу. Зәнә нәрсәгәдер абынып чуалып егыла. А.Гыйләҗев

4) сөйл. Кем белән дә булса аралашу, берәр төрле эш йөртү. Ул бит башта эсерлар тирәсендәрәк чуалган иде, диләр. Г.Ибраһимов // Якын мөнәсәбәттә, мәхәббәт, интим бәйләнештә булу. Имеш, Фатыйма Булат дигән бер студент белән чуала, Вафаны ташлаган икән. А.Алиш. Бездә булган мәгълүматларга караганда, бу әфәнде Маруся исемле бер матуркай белән чуалган, ди, хатыны өстеннән. Г.Афзал. Ник соң гаиләле кеше белән чуалдың? З.Кадыйрова

5) сөйл. Мәшгуль булу, маташу. Яшьләр шунда кайнашыр, карт-коры кунаклашу, арчи алу, үзара сыйлашу белән чуалыр. Г.Ибраһимов. Килү мәшәкате белән чуалып, безнең дә күз җитмәгән. А.Гыйләҗев

6) сөйл. Мәгънәсез, файдасыз яки ярамаган эш белән шөгыльләнү. Баткаклыда шундый эшләр белән чуала торган бер карчык бар, диләр ие. В.Нуруллин. Партия әгъзасы булмагач, вестибюльдәге милиционерга паспортымны калдырып, ниндидер бер рөхсәт кәгазе алу күңелне болгаткан һәм инде кабат бу тирәдә чуалмаска дип үз-үземә сүз биргән идем. А.Тимергалин

7) күч. Кем яки нәрсә тирәсендә булу, кайнашу, булашу. Син, шәкерт, изгеләр тирәсендәрәк чуала торган кеше ---. Г.Әпсәләмов. Миннән үрнәк ал, картлач: берәүгә дә гашыйк түгел, ә кызлар тирәсендә чуалырга яратам үзем. А.Тимергалин. Наил абыйсы янында чуалырга яраткан Булат бүген түзеп торамы соң инде?! В.Нуриев // Берәр нәрсә тирәсендә яшеренлек саклап, күренмәскә, танытмаска тырышып кына булу. Һәркайсы Апанаевлар хәзинәсе янында чуалган кеше турында уйлады. А.Тимергалин // Берәр кеше янында булып, аны тынгысызлау, аңа комачаулау. Биредә аларга берәү дә тими, алар кешеләргә шулхәтле ияләшкәннәр, чебиләр кебек, аяк астында чуалалар, бер дә курыкмыйлар. Г.Әпсәләмов. Аяк астында чуалып йөрсә дә, Актырнак үзенә күрә бер иптәш, юаныч әле. З.Хөснияр

8) күч. Катлаулы, читен булып китү, кыенлашу. Өмид юк шул, эш көннән-көн бит чуала ---. Г.Камал. Дөньялар чуалды, чыгырыннан чыкты. Г.Бәширов. [Шәйхел:] Планнар менә шулай чуала инде ул, Сәләхи! А.Гыйләҗев // Аңлау, төшенү авырлашу, эзлеклелеге, ачыклыгы югалу. Хәзрәтебез төш күрә башлады, ләкин төшләре әллә ничек тәртипсез чуалып баралар иде. Ф.Әмирхан

9) күч. Бәйләнеш югалу, төзеклек югалу, буталчыклану (фикер, уй һ.б.ш. тур). Тукта, уйларым чуалды бит әле. А.Вергазов // Аңлату сәләте кимү, баш түнү. Күренмәс кеше булганнан бирле, аның мие чуалды. Г.Кутуй. [Гандәлиф:] Ни уйларга белмим, башым чуалды. А.Гыйләҗев

Чуалып калу Аптырау, нишләргә белмәү. Кәләшенең әнкәсе бөтенләй чуалып калды: кияүне кая утыртырга, ничек сыйларга белмәде. М.Салтыков-Щедрин

Чуала бару Торган саен чуалу. Ләкин, шуларның һәммәсеннән дә Хәмитнең башындагы өйләнү дигән уй, фикер чуала гына барды, һәрбер яңы сүздән соң, аның фикере, аның теләгәненчә иттереп бетерелүе авырая гына барды. Г.Исхакый

Чуала башлау Чуалырга тотыну. Уйларым, фикерләрем чуала башлады. И.Салахов. --- сул як аягына чатан Ихсан чуала башлады Хәлимә тирәсендә. А.Хәйретдинова

Чуала бирү Һаман чуалу; бернигә карамый чуалу. Бала мәсьәләсенең хәбәре көне белән Җәләлгә ирешсә дә, бу утызныкы ничектер яшерелгән; мулла аны унбиш көн үткәч кенә ишетте; ләкин күп әһәмият бирмәде; җә ни булыр тагы дип, баштагы авыр вә билгесез мәсьәләләре белән чуала бирде. Г.Ибраһимов. Юмба көн саен шунда чуала бирде. Г.Әпсәләмов

Чуала килү Хәзергә кадәр чуалу. Иске гадәт белән ясалып куелган кагыйдәләр булмаганга, шундый әфәләм төрле өйләнүләрне гомерендә күрергә тугры килмәгәнгә, вакыт үткән саен, фикер чуала гына килде ---. Г.Исхакый

Чуала тору Әлегә чуалу. Батый абзасы, күз-колак булып, шул тирәдә чуала тора... М.Хәсәнов

Чуалып алу Берникадәр чуалу. Унбишкә кадәр санавым булды, өчпочмакның бер канаты чыннан да чуалып алды. Г.Бәширов

Чуалып бетү Тәмам чуалу. Хәтер чуалып беткән. А.Гыйләҗев. Көне буена ул [бичәүкә я чабата киндерәсе] чуалып бетә. А.Хәсәнов

Чуалып калу Берәр нәрсә ахырында чуалган хәлгә килү. Утын төягән баржа, буксир, балыкчы көймәләренә, эллингларның рәшәткәле краннары арасында чуалып калган төтен сәләмәләренә карасу шәфәкъ кызыллыгы төшкән. А.Толстой. Шуны уйлау гына да үзеннән-үзе каушата, кайвакытны дулкынланудан хәтта әйтер сүзләрең дә тиешенчә әйтелми, фикер чуалып кала. Шәһри Казан

Чуалып китү Кинәт чуалу. Ул ничектер зиһене чуалып киткәнен сизде. Г.Бәширов. Ләкин менә быел, уйламаганда-көтмәгәндә, Гасимә белән чуалып китте бит, шайтан алгыры! В.Нуруллин

Чуалып тору Гел яки әледән-әле чуалу; әле чуалу. Хәдичә туташ шул уйлар берлә чуалып торганда, шул матур сүзләр берлә ләззәтләнеп гомер үткәргәндә, Галим абзый, Хәдичәнең сәгадәтенең вакыты җитте дип, мәхдүмне Бохарадан кайтарды. Г.Исхакый. – Ачуланма, Фәгыйлә, булдырып булмас, – диде хатынның такылдавыннан туярга өлгергән Шәмсенур әби, – әллә нишләп бу араларда зиһенем чуалып тора ---. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә