ЧУАЛТУ ф. 1) Төенләү, чияләндерү. Егет кыз катына барганда үзенең билбавын да бик чуалтып бәйли, очларын адәм табалмаслык итеп яшереп куя. Г.Ибраһимов 2) Бер-берсе яки икенче нәрсә белән аралаштыру. Мутлыкта йөреп, кәҗә ак сакалын чуалтты, бер мөгезен югалтты. Н.Әхмәдиев. Чәчемне чуалтасың, Юриме шаяртасың? М.Шабаев. Алар ярылып яткан эзләрне дә бүтән эз белән чуалталар, берни булмагандай, озак вакыт яшеренеп йөриләр. М.Насыйбуллин 3) Берсен икенчесеннән аермау, бутау. «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» дигән китапта, исеменнән үк күренгәнчә, мәкальләр белән әйтемнәр аермасыз бергә җыелып, чуалтып бирелгәннәр. Н.Исәнбәт 4) Берәр эштә катнашырга, берәр нәрсә яки кем тирәсендә йөрергә ирек кую, шуңа мөмкинлек бирү. [Мохтар:] Авыру янында чуалту кирәкмәс иде андый халыкны. Ш.Камал 5) сөйл. Кыенлаштыру, читенләштерү, катлауландыру; бутау (эшне һ.б.ш.). Мантыйксыз-нисез мәсьәләне чуалталар иде. Г.Исхакый. Эшнең болай борылуы минем алдагы планнарны тәмам чуалтты. А.Гыйләҗев 6) Бәйләнешен, эзлеклелеген, ачыклыгын бозу; буталчыкландыру (фикер, уй, аң һ.б.ш. тур.). Шулай матур уйларга чумган чакта, аның алачак-бирәчәкләре фикерен чуалтты. А.Алиш. Мәрьямбикәнең төссезләнеп пыялаланган күзләре, боз булып укмашкан чәчләре аның уйларын чуалтты. С.Зыялы Чуалта бару Торган саен ныграк чуалту. --- юл башында тез тиңентен, тора-бара исә бил тиңентен үк кар ерып бару, әле беребезнең, әле икенчебезнең егылып китүе яки арып утырып калулары бу бишлекләрне чуалта барып, ары таба рәтләребезне бөтенләйгә таркатып бетерде. Р.Сафин Чуалта башлау Чуалтырга тотыну. Әбекәйнең йомгагын Мәче чуалта башлый. Ф.Яруллин. Өн белән төш арасында буталулар Роберт Хисамовичның уйларын чуалта башлады, кайчакта шул кешеләр халәтендә сизеп кала ул үзен. К.Кара Чуалта бирү Бернигә карамый чуалту. Әллә ни эшләп көннән-көн мәсьәләне чуалта бирә һәм көннән-көн койрыгын ераграк яшерә бирә. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар Чуалта төшү Бераз чуалту; тагын да чуалту. Бу ария аның образын ачмый, киресенчә, тагы да ныграк чуалта төшә. М.Җәлил. Әмма бу революция болай да чуалчык тормышны тагын да чуалта төшә. Т.Насыйров Чуалтып алу Бик кыска вакыт эчендә чуалту; вакытлыча чуалту. – Бер дәрәҗәдә фикерләр чуалтып алыр өчен, бәлки, файдасы тияр иде, – диде. Г.Баруди. Шулай да Хәмит исемле бер Илеш кешесе хисләрен чуалтып алды. М.Әмирханов Чуалтып бетерү Тәмам чуалту. Бүгенге кыланышлары белән фикеремне тәмам чуалтып бетерде. А.Гыйләҗев. Эшне бөтенләй чуалтып бетермик тагын! Р.Гаязетдин Чуалтып җибәрү Көтмәгәндә яки бераз чуалту. Ул бу шигырен, үзе дә сизми, шул русча шигырьгә ияреп язмады микән – бу фикер Вәлинең башын бөтенләй чуалтып җибәрде. Гали Рәхим. Егетнең сүзләре, Зареманың йөрәгенә үтеп кереп, уй-фикерләрен бөтенләй чуалтып җибәрде. И.Диндаров Чуалтып йөрү Әле чуалту; озак вакытлар дәвамында чуалтып тору. Белмим, санамадым, кит, зинһар, фикерне чуалтып йөрмә! Г.Кутуй Чуалтып кую Кисәк чуалтып җибәрү. Җитәкчебезнең, иртәгә китәбез, диюе, болай да үзенә урын таба алмыйча интеккән җанымның тынычлыгын алып, бөтенләй фикеремне чуалтып куйды. Н.Әхмәдиев Чуалтып ташлау Кисәк чуалту. Әле менә хәерсез бер теләк – үч алу теләге, күңеленең кай төшендәдер давыл кебек кузгалган әлеге хис, хатынның башын чуалтып ташлады. З.Хөснияр. Теге хатын тәмам зиһенебезне чуалтып ташлаган бит, каһәр суккыры, сизми калганбыз. М.Маликова Чуалтып тору Даими чуалту; әле, хәзер чуалту; вакытлыча чуалту. --- һәлак булган Вафинның семьясы ярымподвалда яши бит! Шул зиһенемне чуалтып тора. М.Хәсәнов |